ҮЗБӘКСТАНДА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ, 2 КӨН)

17 сентября 2018 г., понедельник

Бү, 15 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Үзбәкстан Милли театры сәхнәсендә "Бабайлар чуагы" спектаклен тәкъдим итте.
Спектакль турында: 
Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш.

Фоторепортаж: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/sbcstray-gastrolle-photos-cn-2-/?lang=tat

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International