Юбилей аксакала ТОКПЦ г.Ташкента Рима Абдуловича Гиниятуллина

18 сентября 2018 г., вторник

18 сентября исполняется 75 лет аксакалу ТОКПЦ г.Ташкента Риму Абдуловичу Гиниятуллину.

Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге

Аксакаллар шурасы рәисе Р.Г. Гыйниятуллинга

Хөрмәтле Рим Габдулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Үзбәкстанда туып, Сез үз тормышыгызны сәясәт һәм иҗтимагый эшчәнлек белән бәйләдегез. Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып хезмәт итүегез Сезнең шәхесегезгә карата ихтирам һәм хөрмәтне күрсәтә. Бүгенге көндә сез рәислек иткән Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы ике дәүләт арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгытуда лаеклы үз урынын алып тора. Үзбәкстанда халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугры булып яшисез.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез чын мәгънәсендә үзегезнең

эшчәнлегегезгә карата хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Хөрмәтле Рим әфәнде, гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Представительство Республики Татарстан в Республике Узбекистан присоединяется ко всем теплым, добрым поздравлениям и желает уважаемому Риму Абдуловичу крепкого здоровья, долгих лет жизни и дальнейших успехов в деле консолидации татарской нации и укрепления братских уз дружбы между татарским и узбекским народами.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International