Ташкентта яшәүче йөздән артык татар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

21 октября 2019 г., понедельник

19 октябрьдә бердәм диктант язу көнендә беренче тапкыр Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Ташкентның татар яшьләре советы вәкилләре кушылды.

Ташкентта акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.

Диктантны Үзбәкстан Республикасында Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге каршындагы Россия фән һәм мәдәният үзәге мәйданчыгында язалар. Катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты тапшырылды.

Катнашучылар арасында лотерея уйнатылды, “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән истәлекле футболкалар тапшырылды.

Ташкентта татарча диктантны йөздән артык кеше язды. Шундый ук акция Бохара шәһәрендә дә башланды. Анда 25 кеше катнаша.

 

Татарстанның Үзбәкстан

Республикасындагы вәкиллеге

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International